Украинада әсирлектә булган 50 хәрби Россиягә әйләнеп кайткан

Украинада әсирлектә булган 50 хәрби Россиягә әйләнеп кайткан. Алар дәвалану һәм реабилитация узу өчен Мәскәүгә китереләчәк. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә, дип яза .

“Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, 24 ноябрьдә 50 хәрби хезмәткәр Киев режимы контрольлегендәге территорияләрдән кире кайтарылды. Әсирлектә аларга үлем куркынычы янаган”, – дип билгеләп үтелгән ведомствоның Телеграм-каналында.

Бер хәрби дүрт ай буе әсирлектә яткан. Йөрәге авыртуга карамастан, аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән. “Табибларга күрсәтүдән кискен төстә баш тарттылар”, – дип искә ала ул.

Хәрби хезмәткәрләр, ниһаять. үз ватаннарына кире әйләнеп кайтуга чиксез шат. Алар туып үскән җирләренә чыгуга, Россия гимнын башкарган.

Оборона министрлыгында искәртеп үтелгәнчә, азат ителгән егетләрнең һәммәсе хәрби-транспорт авиациясе очкычларында Мәскәүгә дәвалану һәм реабилитация узуга озатылачак. Аларга шулай ук психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр 30 хәрби хезмәткәр әсирлектән азат ителгән булган.


Фикер өстәү