Татарстан табиблары сырхауга йөрәк күчереп утыртканчы яшәп торырга ярдәм иткән

Чаллы ашыгыч медицина ярдәме (БСМП) хастаханәсе табиблары Сергей Скороделовка яңа йөрәк күчереп утыртканчы яшәп торырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” хастаханәнең телеграм-каналында пәйда булган хәбәргә таянып яза.

Соңгы тапкыр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ятканда, Сергейның йөрәге һәм үпкәләре көч-хәл белән генә эшләгән. БСМП табиблары, аны кинәт үлемнән йолып калу өчен, йөрәгенең “котырынып” ялкынсынуына каршы көне-төне көрәшкән.

Сырхауның хәле чиктән тыш авырайган. Бары тик йөрәк күчереп утырту гына Сергейны үлемнән коткарып калырга тиеш булган. Операциягә кадәр аны Чаллының БСМП реанимация бүлеге табиблары гына яшәтеп торган.

Бәхеткә, Сергейга яраклы донор йөрәге тиз арада табылган. Йөрәк күчереп утырту операциясе Мәскәүдә Шумаков үзәгендә ясалган.

Хәзер Сергей Скороделов үзенең күкрәк читлегендә кемнең йөрәге тибүен белми. Аның каравы, юкка гына типмәвен бик яхшы аңлый.

“Күңелемдә яңа хис – кешеләргә ярдәм итү хисе туды. Гомереңне саклап калганнар икән, димәк, тикмәгә генә яшәү – дөрес түгел”, – ди Сергей.

Ул йөрәк күчереп утырту операциясе кичергәннән соң дүрт ай узгач, хастаханәгә килеп, табибларга яңа йөрәге белән ничек яшәве, үзенең планнары турында сөйләгән.


Фикер өстәү