Татарстан табиблары велосипедтан егылып бөерен урталай ерткан 33 яшьлек ир-атны үлемнән коткарып калган

Чаллының 5нче хастаханәсе табиб-урологлары велосипедтан егылып бөерен ерткан 33 яшьлек ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Ир-ат үзенә тиз генә арада операция ясаулары нәтиҗәсендә үлемнән котылып калуы турында сөйләгән.
“Авылда велосипедтан вак таш өеменә егылгач, уң як янтыгым авырта башлады. Бераз авыртыр да бетәр дип уйладым. Шуңа күрә табибларга да күренәсе итмәдем. Эшкә чыккач кына авыр әйбер күтәрә алмавымны аңладым. Уң ягым авырту гына түгел, уң якта корсак өстендә шеш тә барлыкка килде”, – дигән ир-ат.

Шуннан ул УЗИ аша күренергә киткән. Табиб аны карауга, хастаханәгә озату өчен “Ашыгыч ярдәм” чакырткан.

Урология бүлеге мөдире Дильшат Мөхәммәтшин әйтүенчә, ир егылганнан соң җиде көн узгач авыр хәлдә хастаханәгә килеп кергән. Ул мондый хәлнең бик сирәк очравын билгеләп үткән. Шәхсән үзе 10 ел эшләве дәверендә беренче тапкыр шундый очракны күргән икән. Сырхауга нефрэктомия ясаганнар: ике өлешкә аерылган бөерен алганнар.

Операция өч сәгать дәвам иткән. Сидекнең җәрәхәткә эләгүе сәбәпле ялкынсыну башланган. Шуңа күрә бөерне саклап калып булмаган.


Фикер өстәү