Татарстан табиблары 90 процент тәне пешкән 22 яшьлек егетне үлемнән коткарган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Чуашстаннан 22 яшьлек егетне үлемнән йолып калган: аның тәне 90 процентка пешкән булган. Ул июль аенда бәхетсезлеккә юлыккан.

Болай булган. Егет гаражда дусты ярдәмендә махсус эремә белән нәрсәдер эшләгән. Эш барышында горелкалы газ баллонын кулланганнар. Бермәл баллонның шлангы өзелеп, егетләргә ут капкан. Берсенең тәне – 90 процентка, икенчесенеке – 50 процентка пешкән. Икесен дә авыр хәлдә Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 50 процент тәне пешкән егетнең савыгып аякка басуына өметләр зурдан булса, табиблар 90 процент тәне пешкәненә карата ниндидер фаразлар корырга җөрьәт итмәгән. Ул ике ай буе реанимациядә яткан. Егеткә 20 операция ясаганнар. Шуның өчесе – тән тиресен күчереп утырту буенча. Бичарага 11 литр плазма һәм 3,5 литр эритроцит салганнар.
“Шул дәрәҗәдә пешкән кешене үлемнән коткарып калу – бик сирәк очрый торган күренеш. Без аны дәвалау буенча федераль коллегаларыбыз белән даими элемтәдә тордык, аларның да егетне аякка бастыруга өметләре бик аз иде”, – ди РКБның пешү бүлеге мөдире Динар Дәүлиев.
3,5 ай дәвамында дәвалаганнан соң сырхауның хәле яхшырган. Хәзер инде ул өенә кайтарып җибәрелгән.


Фикер өстәү