Газетага язылу

Марат Галиев: «Беренче чиратта халык мәнфәгатьләре кайгыртыла»

1992 елда Татарстан Конституциясе кабул ителде.

Әлеге тарихи вакыйгага бәйле рәвештә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Ватаным Татарстан»га фикерен белдерде.

– Тарихка күз салсак, 1990 еллар башында федераль дәрәҗәдә закон чыгару һәм башкарма хакимият арасында каршылыклар булды. Шуңа күрә дә алар Конституцияне озак кына кабул итә алмады. Ә Татарстан, тиз арада  бер фикергә килеп, 1992 елда яңа Конституцияне булдырды. Республика үз ягыннан Россиянең федераль дәүләт булуына өлеш кертте. Бүген Татарстан Конституциясе республика иминлегенең, аның икътисадый уңышының нигезе булып тора. Барлык законнар һәм карарлар Конституциягә нигезләнеп кабул ителә. Беренче чиратта, билгеле инде, халык мәнфәгатьләре кайгыртыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре