– Татарстан Конституциясе – төбәк халкын уртак максатка омтылуда берләштергән документ. Төбәк хакимияте органнарының төп бурычы һәр кешенең хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү иде. Төп закон Россиянең киләчәге турында билгесезлек чорында булдырылды. Нәкъ менә Татарстан беренчеләрдән булып үзенең федератив мөнәсәбәтләр моделен тәкъдим итте, соңыннан бу федераль үзәк белән ике яклы килешүләр төзүгә һәм федерациянең заманча моделенә нигез салды. Шул чорда «Татарстан моделе» барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәм: 1992 елгы Конституциянең күп кенә нигезләмәләре ул чор өчен иң заманча алымнарны чагылдырды. Ул соңыннан кабул ителгән һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган 1993 елгы Россия Федерациясе Конституциясенең эчтәлегенә сизелерлек йогынты ясады. Шулай булгач, аның әһәмияте төбәктә кенә түгел, ә гомумдәүләт дәрәҗәсендә зур, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез