Татарстанда 8 нче тапкыр йөрәкне күчереп утырту буенча операция ясаганнар

Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) табибларының тагын бер җиңүе! Алар инде менә сигезенче тапкыр йөрәкне күчереп утырту буенча операция ясауга ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.

Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек Илшат Шиһабетдинов бу операцияне бер елдан аз гына артыграк көткән. Ел ярым элек аңа, табиблар теле белән әйтсәк, йөрәкнең тиешенчә эшләмәвенә китергән миокард функциясе бозылу диагнозы куелган.
МКДЦда да, әгъзаларны күчереп утырту белән шөгыльләнүче башка теләсә кайсы клиникадагы кебек үк, чират бар. “Көтү кәгазе” дип атала ул.

“Сырхау иң элек кардиология бүлегенә китерелә. Аңа инде бернинди дә дәвалау ысулы булышмаса, ул йөрәкне күчереп утырту чиратына кертелә. Иң соңгы дәвалау чарасы бу. Донор әгъзасы пәйда булуга, анализлар, башка күрсәткечләре буенча аның кемгә туры килүен базадан карыйбыз. Сәламәтлеге буенча кайсы сырхауга бу операцияне ясап булуын кат-кат тикшерәбез. Шуннан сайлап алынган сырхауны ашыгыч төстә чакыртып, аны тагын бер кат тикшерәбез”, – ди МКДЦ кардиологы Марина Мирошниченко.
Сигезенче тапкыр йөрәк күчереп утырту операциясен үзәкнең “Кардиохирургия” юнәлеше җитәкчесе, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Роин Джорджикия ясаган.
Илшат Шиһабетдиновны инде бу атнада өенә кайтарып җибәргәннәр. Бер айдан аны клиникада операциядән соң тәүге тикшеренүгә көтәләр. Алга таба ул МКДЦ кардиологлары күзәтүендә булып, дарулар эчеп торачак.


Фикер өстәү