Йөзү буенча 2023 елда буласы дөнья чемпионаты Казанда узарга мөмкин. Бу хакта Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе әйтте.
Билгеле булганча, әлеге ярышның 2023 елдагысы – Катарда, 2025тәгесе исә Казанда узарга тиеш иде. Әмма Катар чемпионатны уздырудан баш тартса, аны Татарстан башкаласына күчерү ихтималы бар. Әлеге халыкара чарага бәйле тагын бер яңалык: Казанда яңа йөзү комплексы төзергә җыеналар. Хәтерләсәгез, 2015 елда узган чемпионатта төп бассейнны “Казан-Арена” стадионында урнаштырганнар иде. Ә бу көннәрдә башкалада Дөнья кубогының алтынчы этабы уза. Анда 53 илдән 200 йөзүче чыгыш ясый.