Казанга ФИНА оешмасының яңа президенты Хөсәен Әл Мөсәлләм килде

5 июньдә Халыкара йөзү федерациясенең (ФИНА) яңа президенты итеп Хөсәен Әл Мөсәлләм. Ул бу вазыйфада беренче сәфәрен Казанга кыла.

Хөсәен Әл Мөсәлләмне Казан Кремлендә Татарстан Президенты кабул итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән ФИНАны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. «Казанда узачак эре халыкара турнирлар алдыннан шуны билгеләп үтәсем килә, безнең бурыч – сезнең барлык өметләрне аклау. Чөнки ФИНА белән бергә уздырылган барлык чараларны да без иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ФИНАның элеккеге президенты Хулио Маглионега хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары һәм республикага ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. «Безнең дустыбыз Хулио Маглионе салган яхшы традицияләр ныгыр дип өметләнәбез. Маглионе әфәнде – безнең республика өчен, шәхсән минем өчен бик якын кеше. Татарстан сезне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алачак, ә сез безнең өчен – өлкән иптәш», – дип ышандырды ул.
Хөсәен Әл Мөсәлләм ФИНАның Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләвен белдерде. «Сез – безнең партнер. Республика спортны үстерү өчен барысын да эшли. 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыруыгыз безгә бик ошады. Әлеге турнирдан соң бик зур мирас калды. Халык бик теләп йөри торган һәм күп санлы ярышлар уза торган спорт объектларыгыз бар. Гомумән алганда, мин Маглионе әфәнде башлаганны дәвам итәргә ниятлим. Без бердәм команда буларак эшлибез, һәм мин монда аның стратегиясен дәвам итәчәкмен», – диде ул.
Билгеле булганча, киләсе елларда Казанда ФИНА линиясе буенча берничә эре спорт чаралары планлаштырылган. Алар арасында 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бар.


Фикер өстәү