Татарстан белән Якутия арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Николаев кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, Саха Республикасы делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.


Фикер өстәү