Казанда Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларының түрәләре өчен укулар башланды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» уку-укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Укыту Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган. Чарада Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, Ямал-Ненец автономияле округы Губернаторы Дмитрий Артюхин һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан Республикасы әлеге төбәкләр белән хезмәттәшлекне активлаштыру яклы. «Яхшы мөнәсәбәтләр үсешенә укыту да үз өлешен кертәчәгеннә ышанам. Безнең транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә берничә уртак проектыбыз бар. Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында документларга кул куелачак», — диде Татарстан Президенты.

Уку-укыту программасы кунакларның теләкләрен исәпкә алып, Казан федераль университеты тарафыннан әзерләнгән. «Бу залда субъект җитәкчеләренең катнашуы белем алуга югары таләпләр куя. Безнең республика һәм Казан университеты дәүләт идарәсе һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге тәҗрибәләрне өйрәнү урыны итеп сайланганы өчен коллегаларыма рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең монда булуыгыз сезнең командаларыгыз белән бергә, барыннан да элек, белем бирүнең нәтиҗәлелегенә карата шәхси кызыксыну күрсәтә. Үз ягыбыздан без сезнең укуыгыз файдалы һәм бай булуы өчен тырышырбыз».

Кунаклар алдында республика министрлары, дәүләт органнары җитәкчеләре чыгыш ясаячак, алар икътисад, эшкуарлык, инвестицияләр җәлеп итү, төзекләндерү һәм ТКХ, социаль өлкә, төзелеш һәм транспорт өлкәләре буенча тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук видеоконференция режимында чит ил спикерлары чыгышы да каралган.

ЯНАО Губернаторы Дмитрий Артюхов республика җитәкчелегенә Ямал делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырулары һәм иң яхшы идарә тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан-социаль-икътисадый үсеш юнәлешләренең күп булуы буенча, һичшиксез, лидер. Безнең укуыбызның иң төп бурычы – шәхси элемтәләр. Безнең Татарстан Республикасы вәкилләре арасында бик күп дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез барлыкка килер дип ышанам», — диде ул.

Саха (Якутия ) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев әйтүенчә, Татарстан – гражданнар тормышы сыйфатының интеграль күрсәткече һәм кертелә торган инновацияләр буенча лидер. «Бүген без Татарстанда Якутия көннәрен ачабыз. Барыгызны да бик теләп чакырам. Сез Төньяк Җиренең, күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятен күрерсез. Татарстанның тугандаш халкы да моны бәяләр дип ышанам. 2022 елда без Якутиядә Татарстан көннәрен көтәбез», — дип мөрәҗәгать итте Айсен Николаев Рөстәм Миңнехановка.

ХМАО — Югра губернаторы Наталья Комарова, үз чиратында, Татарстанны РФ төбәкләрендә инвестклимат торышы рейтингында икенче урынны биләве белән котлады.

Наталья Комарова шулай ук бу көннәрдә Казанда гамәлгә ашырыла торган уку-укыту программасы төбәкләр өчен бик файдалы булачак, чөнки конкрет тәҗрибәгә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәген әйтте. «Сүз уңай тәҗрибә һәм яхшы проектлар турында гына түгел, хаталар турында да. Бу зур әһәмияткә ия: аларны яхшы классификацияләү һәм реаль тормышта куллана белү мөһим», — дип өстәде ул.

Укыту программасы 8-10 июнь көннәрендә уза. Өч төбәкнең идарә командалары Казанга кичә килде. Укучылар арасында – губернаторлар урынбасарлары, икътисад, инновацияләр һәм цифрлы үсеш, төзелеш, транспорт, социаль үсеш министрлары, администрацияләрнең юнәлеш департаментлары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары . Укыту секцияләргә бүленгән: икътисад һәм инвестицияләр, төзекләндерү һәм ТКХ, халык белән үзара хезмәттәшлек, социаль өлкә.


Фикер өстәү