Казанда бер ир әнисе каршында сөйгәненә пычак кадаган

Казанның Совет районында Росгвардиячеләр 37 яшьлек ирне кулга алганнар. Ул 33 яшьлек хатынны пычак белән чәнчүдә гаепләнә.

Фаҗига Казанның Гадел Кутуй урамында булган. Хатынның әнисе хокук сакчыларын чакырта. Алар килгәндә яралы хатын идәндә яткан була. Хатынның әнисе сүзләренчә, күрше йортта яшәүче ир аның кызы янына килеп тавыш күтәреп сөйләшкән. Әни кеше төгәл генә низагның сәбәбен әйтеп бирә алмаган. Ярсыган ир хатынның эченә пычак белән кадаган да чыгып качкан.

Ирне озак эзләргә туры килмәгән, ул шул ук урамдагы йортларның берсендә табылган. Сәрхүш ирне кулга алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү