Казанда яшәүче эчкән өчен сөяркәсенә пычак кадаган

Казанда яшәүче хатын өч көн буе туктамый эчкән өчен сөяркәсен чәнчегән. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Росгвардия хезмәткәрләренә Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан тулай торакта бер ир-атны пычак белән яралаулары турында хәбәр килгән.

Росгвардиячеләр пычак белән яраланган урынына чүпрәк куеп канын туктатырга җыенган исерек зыян күрүчегә тап булган. Ул үзенең очраклы рәвештә пычакка кадалуын әйткән. Хатын ирнең үзен пычак белән җәрәхәтләвен күрмәвен әйткән.

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, хатынны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хатын сораштыру барышында ирнең өч көн туктамый эчүе һәм әлеге иргә пычак кадавы турында әйткән. хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү