“1000 дә 1 канәгатьлек хисе” программасы буенча Татарстанда ташлама белән ял итәргә чакыралар

Республиканың алты районы Яңа ел бәйрәмнәрендә туристларны “Ял көннәрендә 1000 дә 1 канәгатьлек хисе” дигән ташламалы программа буенча кабул итәргә җыена. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, сәфәр бәясе бер кешегә 3000 сум тәшкил итәчәк.

Программада алты район – Болгар, Алабуга, Чистай, Балык Бистәсе, Саба һәм Кукмара катнаша. Һәр район үзәге Яңа елга бик купшы итеп бизәлгән: һәркайда чыршылар, таучык һәм шугалаклар әзер. Музейлардан тыш, балалар һәм дус-ишләр белән саф һавада күңел ачарга мөмкин булачак.
Әлеге программа инде июнь аеннан эшли башлаган. Июнь-сентябрь айларында тәкъдим ителгән маршрутлар буенча 500 сәфәр булган. Гыйнвар ае бәйрәмнәрендә ике көнлек сәфәр бәясе барлык районнарга бер үк төрле – бер кешегә 3000 сумга чыга. Моңа ике көн дәвамында кунакханәдә яшәү (бер төн куну), шулай ук иртәнге аш, ике төшке аша һәм ике экскурсия кертелгән.


Фикер өстәү