Казанда авыр хәлдә калганнарга ярдәм пунктлары ачылды

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлангычы белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тагын 2 яңа пункт ачылды.

Ул «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы белән берлектә оештырылган. Анда авыр хәлдә калган кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итәләр. Яңа пунктлар Симонов урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан “Рәхмәтулла” мәчете тирәсендә һәм Авангард урамы, 58 нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында төзеләчәк мәчет янәшәсендә эшли башлады. Киләчәктә шундый пунктны Дәрвишләр бистәсендә дә ачарга ниятлиләр.


Фикер өстәү