Буа шәһәрендә «Кеше приюты» проекты кысаларында мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең яңа филиалы ачыла

18 февральдә Буа шәһәрендә «Кеше приюты» (“Приют человека”) проекты кысаларында мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең яңа филиалы ачыла. Биредә көн саен 50 порция азык әзерләү планлаштырыла. Соңрак, ихтыяҗга карап, бу сан артачак, ди оештыручылар. Кайнар ризык белән тәэмин итү пунктын ачу башлангычы белән район хәкимиятенә һәм Буа якташлыгына шушы районнан чыккан эшмәкәр Ильяс Гыймадов чыккан.

— Районның “Изгелек» хәйрия фонды оештырган очрашуда шәһәрдә мохтаҗлар өчен социаль ашханә кебек урын ачарга дигән фикер яңгырады. Мин “Кеше приюты” (“Приют человека”) проектында катнашу тәҗрибәбез, аның масштаблары, эшнең ничек оештырылуы турында сөйләдем һәм Буада шундый пункт ачарга тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә без башка эшкуарлар белән дә берләшертек. Зур ярдәмне Буа якташлыгы әгъзаләре күрсәтте.
Кайнар ризык белән тәэмин итү өчен махсус павильон урнаштыруга акча социаль челтәрләр аша да җыелган, дип сөйләде Ильяс Гыймадов.
— Социаль челтәрләрдәге аккаунтымны актив кулландым. Буада «Кеше приюты» филиалын булдыру өчен акча җыю турындагы мәгълүматны урнаштыруга күпләр җавап бирде. Кыска вакытта павильонга акча җыелды. Бу бик ихлас проект. Мохтаҗлар зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да күп. Кайнар ризык белән тәэмин итү пунктына ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм.

“Кеше приюты” проекты 2018нче елдан бирле эшли. Казанда кайнар ризык тарату урыннары 6 адрес буенча урнашкан: Гудованцев ур., 6, Симонов ур., 3, Авангард ур., 58, Липатов ур., 6б, Фучик ур., 52. Үзәк ярдәм пункты Борһан Шаһиди ур., 26 адресы буенча урын алган. Биредә кайнар ризыктан тыш мохтаҗларга өс һәм аяк киеме табарга, чәчтарашханәгә барырга, мунча керергә, кер юарга, консультация алырга, төн кунарга мөмкинлек тудырылган. “Кеше приюты” дип исемләнгән ашату нокталары республиканың башка шәһәр-районнарында да урнашкан. Алар Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Норлат, Әгерҗе, Менделевск, Питрәч һәм Бөгелмәдә эшли.


Фикер өстәү