«Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» хәйрия йөгереше уза

3 сентябрьдә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы уңаеннан «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» беренче хәйрия йөгереше узачак. Старт иртәнге 9.00 да Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорткомплексында биреләчәк.

Хәйрия ярышында 1000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Бүләк фонды – 100 000 сум.
Катнашучыларга, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, 500 м (балалар ярышы), 2,5 км (өлкәннәр ярышы), 5 км (өлкәннәр ярышы) дистанцияләре тәкъдим ителә. Ярышларда катнашучылар өчен бушлай кайнар ризык тарату оештырылачак.

Шулай ук, теләгән һәркем үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алачак.
Балалар өчен анимация программасы, конкурслар уздырылачак, һәм, әлбәттә, бүләкләр уйнатылачак.
Жыелган акча «Кеше приюты» проекты мохтаҗларына юлланачак.

Хәйрия ярышы «Меценаты» бизнес-берләшмәсе Яшел Үзән районы администрациясе белән берлектә хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, яңа резидентлар җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, массакүләм спортны үстерү, «Кеше приюты» проекты эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатында үткәрә.

Ярышта катнашу өчен электрон теркәлүне монда узарга мөмкин.

 


Фикер өстәү