Арчадагы коточкыч юл һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, берсе үлгән (ВИДЕО)

Кичә, 27 августта, кичке җиденчеләрдә «М-7» автотрассасының 77нче километрында, Арчадан барганда Төрнәлегә җитәрәк, юл һәлакәте булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 

Арча ягыннан зур тизлек белән бара торган «Лада Икс Рэй»  машинасы алдан барган машинаны узып, кире үз полосасына кайтканда идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Башта ул «Шкода Рапид»ка, аннан аның артыннан килүче «Хундай Солярис» ка бәрелә.

Нәтиҗәдә, җиде кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Алара арасында 8 яшьлек бала да бар.  «Лада Икс Рэй» ның пассажиры, 48 яшьлек ир-ат һәлак була.


Фикер өстәү