Әгерҗе янындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган (ВИДЕО)

Әгерҗедән ерак түгел урнашкан Кече Пурга авылы янында мотоцикл катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике кеше үлгән. Бу хакта Удмуртия буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига 4 июньдә 2:20 тирәсендә Бураново Кечево трассасының 13 километрында булган.

25 яшьлек «Honda» мотоциклы йөртүчесе идарәне югалта һәм юлның уң ягына төшеп китә, шуннан соң мотоцикл каршы хәрәкәт өчен полосага чыга.

Авария нәтиҗәсендә шофер һәм аның пассажиры — 34 яшьлек хатын-кыз урында ук вафат була. Икесе дә мотошлемсыз булган.


Фикер өстәү