Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министрлыгының фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү департаменты директоры Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү һәм аттестацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында Сергей Пахомов Дәүләт фәнни аттестация системасын үстерүгә багышланган фәнни-гамәли семинарда катнашачак. Семинар Казан дәүләт мәдәният институты базасында узачак.