Татарстан Рәисе Шанхай шәһәре мэры белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Кытайга эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте яза.

Шанхай халкы барлык районнарны исәпкә алганда 26 млн кеше тәшкил итә. Шәһәр — Кытайның әйдәп баручы сәнәгать, транспорт, сәүдә һәм финанс үзәге. Биредә станок һәм энергетика җайланмалары, электр көнкүреш техникасы, җиңел сәнәгать һәм авиакосмос тармагы предприятиеләре тупланган. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Шанхайның тышкы сәүдә күләме 6 619,14 млрд. доллар.

«Без Шанхайга Россия-Кытай бизнес форумында катнашу өчен Россия Хөкүмәте Рәисе җитәкчелегендәге рәсми Россия делегациясе составында килдек. Россия делегациясе сәфәре – Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Россиягә бик мөһим дәүләт визитыннан соң хөкүмәт дәрәҗәсендәге җавап визиты. Бу безнең илләр арасындагы моңарчы күрелмәгән мөнәсәбәтләрне дәлилли», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Әңгәмәдә яклар Татарстан-Кытай хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә республиканың Кытай провинцияләре белән 7 килешүе имзаланган. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.

«Без Татарстан һәм Кытай товар әйләнешенең ел саен артуын күрәбез.

Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 58%ка артты һәм 1,6 млрд доллардан артып китте», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул ике якның эшлекле даирәләре тагын нинди юнәлешләрдә эшли алачагын анализлау кирәклеге турында билгеләп үтте. Мисал итеп республика Рәисе ИТ өлкәсендә, логистикада, сәламәтлек саклауда кооперацияне китерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек арасындагы багланышларны үстерергә тәкъдим итте.

«Мин сезне һәм делегацияне Кытайда сәламләвемә шатмын. Сез күп тапкырлар Шанхайда булдыгыз, шуңа күрә без сезне якын дустыбыз дип саныйбыз», — дип сәламләде Шанхай мэры Рөстәм Миңнехановны.

Ул Шанхай икътисадының Covid-19 пандемиясеннән соң ничек үзгәрүенә җентекләп тукталды. Илләр арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтү буенча актив эш һәркемгә файдалы булыр иде, дип билгеләп үтте.

«Кытай белән Россияне уртак таулар һәм елгалар берләштерә. Без — бер-беребезгә ышанучы күршеләр. Бу хезмәттәшлек кысаларында Шанхай белән Татарстан Республикасы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашты. Бу икътисад, спорт, туризм кебек юнәлешләр», — диде Гун Чжэн.

Аерым алганда, ул Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшләренең WorldSkills үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашулары өчен рәхмәт белдерде. Шанхай 2026 елда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын уздырырга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында коллегаларына пандемия вакытында ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм Казаннан Шанхайга туры рейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

«Без Татарстанны Шанхай туризм форумында катнашырга чакырабыз. Сезнең республикада яшәүчеләр өчен Кытайга бару кызыклы булыр иде, ә безгә — Татарстанга. Кызганычка каршы, мин үзем Татарстанда булганым юк, барасым бик килә», — диде Шанхай мэры.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын һәм делегацияне көзен Казанда уздыру планлаштырылган зур бизнес-форумга чакырды. Ул Кытай белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелә.


Фикер өстәү