Татарстанда «Россия суы» акциясе кысаларында елга-күлләрне чистарттылар

Татарстан икенче ел рәттән «Россия суы» акциясендә беренче урынны ала. Инде тугыз ел дәвамында анда катнашучылар елга-күлләрне чистарта.

– Төп бурычыбыз әйләнә-тирәгә һәм су объектларына сакчыл караш тәрбияләү. Без, табигый байлыкларыбызны саклап, аны балаларга һәм оныкларга тапшырырга тиеш, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.

Узган шимбәдә Казанда Идел елгасы буенда «Россия суы» өмәсе узды. Экологик хәрәкәттә катнашучылар һәм мәктәп укучылары Бишбалта бистәсендә елга буйларыннан чүп-чар җыйды. Әлеге чара Казанда гына түгел, Волгоград, Түбән Новгород, Тверьдә һәм башка шәһәрләрдә үткәрелде.

– Бүгенге өмәләр илнең 15 төбәгендә уза. Кешеләр үзләренең ял көннәрендә өмәгә кушылды. Рәхмәт аларга. Актив кешеләр тырышлыгы белән елдан-ел чүплекләр кими, елгалар чистара. Бу кешеләрнең экологиягә карата мөнәсәбәте үзгәрүне күрсәтә. Без бит өмәләрне эш белән генә түгел, төрле уеннар, бәйгеләр белән бергә үткәрәбез, – ди Егор Тарнавский.

Чүпләрне су астыннан да чыгардылар. Дайверлар яз көне көздән калган чүп-чарны чыгара. Көзен исә кешеләр сулыкка җәй буе ташлаган әйберләргә юлыгалар. Араларында ни генә юк икән. Капчыкка тутырылган чүп-чар, пластик савытлар, машина тәгәрмәчләре, пакетлар күп табыла икән.

Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сүзләренчә, быел алар Комсомольское, Бишбалта, Зөбәрҗәт, Тирән күлләрен, Казансуны чистартачак.

– Бүген су төбе чиста. Дайверлар бераз пакет һәм шешәләр генә таптылар. Кешеләр курыкмыйча ял итә, йөзә алсын өчен, су төбен чистартуны дәвам иттерәчәкбез, – ди ул. – Лаеш, Түбән Кама, Кама Тамагы районнарында эшләячәкбез.

Өмәгә гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Казанның «Адымнар» мәктәбендә белем алучы укучылар әти-әниләрен дә иярткән.

– Улыбыз экология сыйныфында укый. Ул безгә биредә өмә буласын әйтте. Иртән торып, энесен дә уятып алып килдек. Балаларның экологиягә булган карашына сөенәбез генә. Без түгел, алар безне өйрәтә, – ди Зәкиевләр.

Сүз уңаеннан, «Россия суы» бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысасында тормышка ашырыла. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, яр буе территорияләрен чистарту чараларында Татарстанда 300 мең кеше катнашкан, якынча 14 мең километр яр буе чистартылган һәм 34 мең куб. м чүп-чар җыелган. Казанда узган өмәдә исә волонтерлар һәм активистлар 45 капчык чүп-чар җыйды, шуларның 15 е – пыяла һәм металл, 18е пластмасс белән тулды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү