Мөслим районында узган II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә 2500 кеше катнашкан

25–26 ноябрьдә Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Фестивальдә илнең 27 төбәгеннән 2500 кеше катнашкан.

Матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия «Каз өмәсе»н үткәрүгә ни өчен Мөслим районы сайланганын аңлатты.

– 2021 елны Бөтенроссия авыл Сабан туен Мөслимдә уздырганнан соң, «Каз өмәсе»н дә монда уздырырга дигән фикергә килдек. Чөнки Мөслим – татар дөньясына югары дәрәҗәдә күрсәтә алырдай, татар яшәешенең моделен булдырган район. Ул кошчылык тарафыннан да республикада беренче урында тора. Монда кошчылык белән шәхси хуҗалыкларда эшмәкәрләр, өч һәм аннан артык буын вәкилләре шөгыльләнә. Мөслим районының Ык буенда урнашуы да мөһим фактор булып торды. Ык буе – татар тарихына бәйле, татарларны туплый торган нигез, – диде ул.

Данис Шакиров «Каз өмәсе»нең татар авылының яшәешен, милли традицияләребезне, йолаларыбызны саклап калуда роле зур булуын да билгеләп үтте.

– Һәрбер татар кешесе өчен туган тел, туган җир – изге төшенчәләр. Бүген татар авылларын саклау һәм үстерү буенча дәүләт тарафыннан күп программалар эшләп килә. «Каз өмәсе» дә – шундый мөһим чараларның берсе, – диде Башкарма комитеты җитәкчесе.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев фикеренчә, «Каз өмәсе» – татарның Сабан туеннан кала, икенче зур милли рухи традициясе.

– Без аның каз өлешен генә ишетәбез, ә өмәгә килгәндә, ул зурдан җыелу, туплану дигәнне аңлата. Татар авылларын сакларга кирәк, дибез. Минемчә, аның юлы бер генә. Авыллардагы җир һәм су табыш китерә башласа, җир эшкәртелсә, алар сакланып калачак. Ык елгасы Оренбург өлкәсен, Башкортстанны һәм Татарстанны колачлый. Борынгы бабаларыбыз бу елга тармакларына сыенып урнашканнар. Су ул – табыш китерүче дә, берләштерүче дә, – диде Уразаев.

«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фестивальдә татар гына түгел, үзләре теләп, рус, чуаш һәм башка милләт вәкилләре хатын-кызлары да катнашуын әйтте.

– Фестивальгә Чувашия, Оренбург, Башкортстан, хәтта Новосибирскидан да килделәр. Алар себер татар телендә сөйләшеп, әби-бабайлар, балалар белән шулкадәр матур итеп өмә үткәрәләр. «Каз өмәсе» белән без милләттәшләребезне бергә җыябыз, иркен итеп үзебезнең телебездә аралашабыз, гореф-гадәт һәм йолаларыбызны кайтарабыз. Каз өмәсе фестиваленең милләтебезгә керткән өлеше зур, – диде Кадрия Идрисова.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү