Фәрит Уразаев:  “Каз өмәсе” – татар авылларын саклауның бер юлы”

24-25 ноябрьдә Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтәчәк. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота. Фестивальдә катнашырга 471 кеше теләк белдергән. Барлыгы 33 җиңүче сайлап алганнар.

Чараның әлеге районда узуы юка түгел. Ил, республикада дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора. Анда бүген 5 миллионга якын кош-корт асрыйлар.
– Без, татар авылларын сакларга кирәк, дип лаф орабыз. Миңа калса, аларны саклауның бер юнәлеше – Сабантуй гына түгел, Каз өмәләре үткәрү дә. Татар авылларында каз асрау, умартачылык, бакчачылык пенсиядән кала яшәүнең төп чыганагы булып тора. Бүген авылларда мал асрау юкка чыгып бара. Татар авылларында 80 процент җир эшкәртелми. Ә ул – иң уңдырышлы, иң кыйммәтле җир, – ди Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев. – “Каз өмәсе” бүген татар телен саклау проекты булып тора. Безгә җибәрелгән язмаларның барысы да – татар телендә. Бәйгедә катнашучы балалар, яшьләр артты. Буыннар арасындагы элемтәләрне торгызу мөмкинлеге дә бирә ул. Каз өмәсендә 7дән 90 яшькә кадәрге буын катнаша. Мөслимдә узачак чарада районның чишмәләр шәҗәрәсе дә төзеләчәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү