Төп югары белем бирү вакыты дүрт елдан алты елга кадәр тәшкил итәчәк.
Россия вузлары 2025 елның 1 сентябреннән югары белем бирүнең яңа системасына күчәчәк. Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдергән.
Быел илнең алты вузы: МАИ, МИСиС, МПГУ, Санкт-Петербургның файдалы казылмалар университеты, Иммануил Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты һәм Томск дәүләт илкүләм-тикшеренү университеты яңача эшли башлаячак.
Фальков сүзләренә караганда, вузларга кабул итү асылда үзгәрешсез кала. Үзгәрешләр БДИгә дә, ташламаларга һәм өстенлекләргә дә кагылмаячак. Әмма яңа программалар һәм яңа стандартлар эшләнәчәк.