Вузларның яңача белем бирү системасына кайчан күпләп күчә башлавы билгеле

Югары белем бирүнең яңа – өч дәрәҗәле системасына күпләп күчү 2025 елда башланырга тиеш. Россия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков “Россия1” телеканалы эфиры аша шулай дип белдергән.

“Проект тулысынча өч елга исәпләнгән. Күчү 2023-2024 елларда башланачак. 2026 елда төгәлләнәчәк. Күпләп күчү исә 2025 елда булыр дип уйлыйм”, – дигән министр.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2023-2024 елларда югары белем бирү дәрәҗәләрен үзгәртү буенча пилот проекты башланачак. Ул Мәскәүнең һәм төбәкләрнең берничә вузында тормышка ашырылачак.


Фикер өстәү