Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диана Сәфәрованың балаларына бәйле мөрәҗәгать белән чыкты

Әнвәр Нургалиев авариядә һәлак булган сеңлесе Диана Сәфәрованың балаларына кагылышлы белдерү ясаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә яза.

«Балаларны сорашасыз, алар Аллаһка шөкер, әйбәтләр. Апа белән жизни дә Аллаһка шөкер. Балалар әниләрен юксына, сүз дә юк… Минем, апамның, барлык туганнарыбызның сезгә бер тәкъдиме бар, дуслар. Балаларны күрәсегез килгән очракта, Оксанадан (Диананың әтисе ягыннан туганы) яки миннән рөхсәт сорап кына килергә кирәк. Аның вакытын туры китерергә кирәк булыр. Теләсә кайсы вакытта килеп чыкмавыгызны сорар идек. Апа әле барыбер стресста. Килгән очракта, балаларны фото-видеоларга төшерү тыела. Һәр теләгән кешенең килеп төшереп, аларны социаль челтәрләргә куюы килешеп бетми. Бу – бөтен нәселебезнең карары. Дөрес аңлагыз. Булышканыгыз, терәк булуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хейтерлар, негатив язып та тормагыз. Минем сезгә иммунитет бар инде», – дип яза Матбугат.ру Әнвәр Нургалиев сүзләренә сылтама белән.


Фикер өстәү