Татарстан Рәисе Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Россиянең иң югары бүләген тапшыру тантанасыннан фотосурәт урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Мәскәүдә бүләкләү тантанасыннан фотосурәт урнаштырган. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Беренче Президентына Россия Федерациясенең иң югары бүләген – Андрей Первозванный орденын тапшырды.

“Бүген Кремльнең Екатерина залында Владимир Владимирович безнең Минтимер Шәриповичка иң югары бүләк – Андрей Первозванный орденын тапшырды. Минтимер Шәрипович, Сезнең белән горурланабыз, эчкерсез шатланабыз! Сез бу бүләккә лаек! Горурланабыз!”,– диелгән Татарстан Рәисенең телеграм-каналындагы хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез: дәүләт башлыгы Минтимер Шәрипович Шәймиевне бүләкләү турындагы Указга инде 2022 елның гыйнварында ук – Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең 85 еллык юбилее алдыннан кул куйды.


Фикер өстәү