Сыйныфташын пычак белән һөҗүм итүдән саклап калган егет: «Шикләндем. Ул гадәттә беркем белән дә якыннан аралашмый иде»

Инде хәбәр ителгәнчә, бүген Волгоград өлкәсенең Иловля бистәсе мәктәбендә 11 нче сыйныф укучысы җавапсыз мәхәббәт аркасында сыйныфташын – бер кызны пычак белән чәнчеп үтермәкче булган. Кызны үлемнән сыйныфташы коткарып калган. Ул SHOT хәбәрчесенә һөҗүм итүченең кызны башта кочаклап алуы, шул ук вакытта кулында пычагының ялтырап китүе турында сөйләгән.

Бер укучы соңгы кыңгырау бәйрәме вакытында сыйныфташына пычак белән һөҗүм иткән (ВИДЕО)

“Күз кырые белән генә кызны кочаклавын күреп алдым. Бу миндә шик тудырды, чөнки ул гадәттә беркем белән дә якыннан аралашмый. Шуларга таба борылгач, пычак йөзен күреп алдым”, – дигән егет.
Ул шундук һөҗүм итүче егетнең якасына ябышып, аны читкә алып киткән һәм үзенә ярдәмгә чакыра башлаган. Кызның әтисе, мәктәп директоры һәм математика укытучысы йөгереп килеп җиткән һәм тегенең кулыннан пычакны тартып алырга ярдәм иткән. Кызның ярасын шул тирәдәге хастаханәдә теккәннәр, ә мәхәббәт утында янучыны полиция бүлегенә озатканнар.

Кызны коткаручы егет спорт белән шөгыльләнә һәм Федераль иминлек хезмәте академиясенә укырга керергә хыяллана икән.


Фикер өстәү