Казанның Лобачевский исемендәге лицей укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән Фәрит Мөхәммәтшин котлады

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлый, тантаналы линейкалар уза. Быелгы уку елында Татарстанда 15 мең унберенче сыйныф укучысы һәм 40 меңнән артыграк 9 нчы сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлый. Бүген Казанның Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен дә соңгы кыңгырау яңгырады. Аларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Чара «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узды.

«Бүген лицейны тәмамлаучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары өчен зур бәйрәм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзер сезгә үз юлыгызны, булачак һөнәрегезне, тормышта үз урыныгызны табарга кирәк булачак. Татарстанның күп юнәлешле икътисады сезгә бөтен белемегез һәм осталыгыгызны туып-үскән республиканы, илебезне үстерүгә юнәлтү мөмкинлеге бирәчәгенә иманым камил».

Фәрит Мөхәммәтшин лицей җитәкчелеге һәм педагогларга аерым рәхмәт сүзләре ирештерде. «Балаларга биргән төпле һәм тирән белем өчен лицей укытучыларына зур рәхмәт белдерәм. Биредә үзләштергән белемнәре аларга югары уку йортларына кергәндә зур конкурслар аша уңышлы узарга ярдәм итәчәк!» – диде ул.

Лицей директоры Елена Скобельцына билгеләп үткәнчә, быел 221 егет-кыз уку йортын тәмамлый. 12се Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган.


Фикер өстәү