Оекбаш эчендәге пычак һәм җавапсыз мәхәббәт – мәктәп линейкасында  бер кызга һөҗүм итүнең коточкыч нечкәлекләре ачыкланган

Волгоград өлкәсенең Иловля бистәсе мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучысы җавапсыз мәхәббәт аркасында сыйныфташ кызын пычак белән кадап үтермәкче булган. Ул бәйрәм линейкасына, оекбашына яшереп, пычак алып килгән һәм шуның белән кызны яралаган. Бу хакта SHOT хәбәр итә.

Басма коралның фотосын да урнаштырган. Йөзе 23 сантиметр озынлыктагы җыелма пычак бу. Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет зыян күргән кызга бик нык гашыйк булган. Әмма, баш тартуыннан куркып, хисләрен белгертергә җөрьәт итмәгән. Сыйныфташлары, янәсе, берни майтара алмаячаксың, дип аннан көлгән. Әмма егет: “Карарбыз әле ничек буласын,” – дип усал гына җавап биргән.

11 нче сыйныф укучысы полициягә китерелгән.  Хәзер ул психолог белән сөйләшәчәк. Моңа кадәр бернинди дә начар гамәлләр кылмаган. Әйбәт укучы тыныч балалар исәбендә йөргән. Сериаллар карарга яраткан.


Фикер өстәү