Тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә балта һәм пычак тотып килгән: ике бала реанимациядә

Бүген Петропавловск шәһәренең 4 нче мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучысы балаларга балта һәм пычак белән ташланган. Бу хакта “Казинформ” хәбәр итә.

Малай иртәнге 8дә мәктәпкә килгән. Бәдрәфкә кереп, шуннан кулына пычак һәм балта тотып чыккан. Өч үсмер зыян күргән: һөҗүм итүче 2 – унынчы сыйныф һәм 1 –тугызынчы сыйныф укучысын яралаган.
Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Үтерү омтылышы буенча җинаять эше кузгатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һөҗүм иткән укучы психиатрда исәптә торган.

Ике бала, башы һәм иңбашлары җәрәхәтләнеп, реанимациягә эләккән. Хәзер инде аларның хәле яхшырган. Зыян күргән өченче бала өендә дәвалана.


Фикер өстәү