Кулына пычак тотып мәктәпкә килгән 9 сыйныф укчысы дүрт кеше яраланган

Ростов өлкәсендәге Красный Десант хуторында бер үсмер пычак белән мәктәпкә керергә маташып, дүрт кешене яралаган. Аны тоткарлаганнар, дип язган Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев үзенең телеграм-каналында.

15 яшьлек үсмер йөзен битлек астына яшереп һәм кулына пычак тотып мәктәпкә үтеп кермәкче булган. Ул үзенең юлына аркылы төшкән өч хезмәткәрне һәм бер укучының туганын яралаган.

Соңыннан аны тоткарлаганнар. Ул шушы ук мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы булып чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмер психик авырудан интегә. Аның белән психологлар эшли.
Балалар арасыннан беркем дә зыян күрмәгән. Яраланучыларның хәле – уртача, аларга медицина ярдәме күрсәтелә, дип язган губернатор.


Фикер өстәү