Мәктәпкә пычак белән килгән үсмер укытучыларга һөҗүм иткән

Ростов өлкәсендә мәктәпкә пычак белән килгән үсмер укытучыларга һөҗүм иткән. Бу хакта SHOT хәбәр итә.

Һөҗүм итүче 15 яшьлек тугызынчы сыйныф укучысы булып чыга. Моңарчы аңа психик авыру диагнозы куелган булган. Ә укуында начар билгеләр алу аркасында чире көчәйгән генә. Үсмернең медкартасында шизофрения тайпылышлары турында язылган. Шул ук вакытта мәктәптә һөҗүм иткәннән соң аның авызыннан күбек аккан, ул калтырана башлаган.

Шаһитлар сүзләренчә, дәресләр алдыннан үсмер битлек кигән, пычак алган һәм Краснодесант урта гомуми белем бирү мәктәбенә кергән. Вахтерша аңа битлеген салырга кушкан. Егет баш тарткан һәм хатынга ташланган, ә аннары укытучылар ягына йөгергән. Оныгын укырга алып килгән бабай егетне тоткарларга тырыша, ләкин өлгерми кала, егет аңа берничә тапкыр пычак белән кадый.

Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше зыян күргән: вахтерша, педагог һәм пенсионер. Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һөҗүм итүчене шаһитлар тоткарлый алган дип белдерә. Балаларның берсе дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү