Бу атнада Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Көндез җылылык 20 градуска кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте.
Бүген, 11 сентябрьдә, көндез һәм төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 6-11, көндез 15-20 градус җылы булачак.
Сишәмбе көнне дә урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга җитә. Төнлә 5-10, көндез 16-21 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 13 сентябрьдә, явым-төшемнәр көтелми, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метр булачак. Төнлә 5-10, көндез 17-22 градуска кадәр җылылык фаразлана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat