Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Җомга көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле явым — төшем көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана, көндез һәм кичен җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +14 тән +19 градуска, көндез +25 тән +30 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр булачак.
Шимбә көнне төнлә һәм иртән республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә +12дән +17 градуска кадәр була. Көндез Татарстанда явым-төшем көтелми, температура фоны түбәнәя һәм +20..+25 градустан да артмас дип көтелә.
8-9 августта төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төньяк һава агымнары һава температурасының киләчәктә түбәнәюенә ярдәм итәчәк: төнлә +10 +15, көндез +19 +24 градус фаразлана.
Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында татарстанлыларны салкын һава торышы, урыны белән бераз яңгырлар көтә. Һава температурасы түбәнәю дәвам итәчәк: төнлә +8дән +13кә кадәр, көндез +17 — +22 градус булуы көтелә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/06-08-2020/yal-k-nn-rend-tatarstanda-ya-gyrlar-yavachak-5761810
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat