Татарстанда Иделдә баткан балыкчы мәетен тапканнар

Яшел Үзәндә Иделдән төнлә көймәдән егылып төшкән һәм баткан балыкчының гәүдәсе табылган. Бу хакта Яшел Үзәннең суда коткару оешмасыннан (ОСВОД) хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге унынчы яртыларда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шаһитлар шалтыраткан. Алар Ременников култыгы районында Иделдә ир-ат мәете йөзгәнен әйткән.

Урынга Яшел Үзән ГИМС бүлеге, ОСВОД һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Ир-ат гәүдәсен ярга чыгарганнар.

«Ул Волжскида яшәүче 68 яшьлек ир-ат булып чыга, төнлә иптәше белән балык тотарга киткән, әмма көймәдән егылып төшкән һәм батып үлгән», — дип сөйләделәр Яшел Үзәннең судан коткару оешмасында.

Фаҗига сәбәпләрен полицейскийлар ачыклаячак.


Фикер өстәү