Cream Soda төркеменә нигез салучының абыйсы мәетен 3 айдан соң Иделдә тапканнар

Ярославль өлкәсенең Некрасов районы Яңа Ченцы авылы янында Иделдә Cream Soda төркеменә нигез салучы Роман Свиргуновның өч ай элек батып үлгән абыйсының гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә ТАСС.

20 мартта Ярославль өлкәсенең Некрасовск районында Иделдә боз астында биш кеше китә. Икесен судан шунда ук чыгалар, бер егет «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә, кызны хастаханәгә алып китәләр.

Соңрак водолазлар батып үлгәннәрнең берсенең гәүдәсен күтәрәләр, ул Cream Soda төркеменә нигез салучы һәм төркем әгъзасы Дима Нова (Свиргунов) була. Май аенда коткаручылар аның дусты Аристарх Ухтомскийның гәүдәсен табалар.


Фикер өстәү