Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

Татарстанлыларны киләсе атнада дүрт көнлек эш атнасы көтә. Бу 28 июньдә  Корбан бәйрәмен бәйрәм итү белән бәйле.

27 июньдә, сишәмбе көнне, эш бер сәгатькә кыскара. Чираттагы ялдагыларның ялы озаккарак сузыла, 28 июнь отпускның календарь көннәре исәбенә керми.

Бәйрәм көне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән раслады.


Фикер өстәү