Балтачта яшәүчеләр бәрәңге ала башлаган

Балтач районының Норма авылында яшәүче Госман Хәсәншиннның бәрәңгесе өлгергән дә инде. Бу хакта Хезмәт басмасы хәбәр итә. 

«Райондашыбыз Госман Хәсәншин бәрәңгене апрель башында ук утырткан иде инде. Хәтта чәчәк ата торган 8 төп бәрәңгесе кырауга да эләккән иде. Алар янәдән яшелләнеп, әйбәт кенә үскән. Бүгенге көндә Госман абый үз бакчасында хәләл көч һәм тырыш хезмәт белән үстергән бәрәңгеләрен ашый. Тырышсаң була шул. Иренмәскә һәм күңел бирергә кирәк!» — дип яза җирле басма.


Фикер өстәү