Балык Бистәсе районында көймә капланып, ике балыкчы батып үлгән

Бүген Кама елгасында көймә капланып, ике балыкчы батып үлгән. Фаҗига Балык Бистәсе районының Кызыл Яр авылы янында килеп чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарсе матбуат хезмәте.

Көймәдә өч балыкчы булган. Аларның берсе сай урынга йөзеп чыга алган. Аннары бу вакыйганы күргән кешеләр аны ярга алып чыккан. Калган ике балыкчы исә һәлак булган. Аларның мәетләрен ГИМС инспекторлары су өстендә эзләп тапкан.


Фикер өстәү