Владимир Путин мобилизациягә эләккән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кредит каникулы турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин мобилизациягә эләккән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кредит каникулы турындагы законга кул куйды.

Әлеге закон кулланучылар кредитлары һәм заемнарына, шул исәптән, ипотека һәм кредит карталары буенча түләүләргә кагыла. Рәсми документтан күренгәнчә, әлеге мөмкинлектән файдалану өчен 2023 елның 31 декабренә кадәр кредит алган урынга – банкка, микрофинанс оешмасына һ.б.ларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә махсус операциядә катнашуны раслаган документны да тапшырырга кирәк. Хәрби хезмәткәр һәлак булса яки I группа инвалидлык алса, аның һәм гаилә әгъзаларының  кредитлары һәм заемнары да юкка чыгарыла.


Фикер өстәү