Авыру караучыларга аена унар мең сум түләргә тәкъдим иткәннәр

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына, эшен ташлап, I группа инвалидларны караучыларга, инвалид балалар һәм балачактан инвалидларны караучыларга түләгән кебек, аена ун мең сум түләүне күздә тоткан закон проектын керткән. Бу хакта проект авторларының берсе – Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә белдергән, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, эшен ташлап, инвалид баласын яки балачактан инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарга) 10 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнгән. Шул ук вакытта I группа инвалидларны караучыларга айлык түләү күләме нибары 1 200 сум тәшкил итә.
“I группа инвалидны, кагыйдә буларак, эшен ташлап, гаилә әгъзасы карый. Бик авыр эш бу. Инвалидны карау буенча компенсация түләве 2008 елдан бирле үзгәртелмичә килә, һәм ул – гадәттән тыш аз күләмдә”, – дип билгеләп үткән закон проектын эшләүчеләр документка аңлатма язуында. Аларның әйтүенчә, I группа инвалидны карау балачактан I группа инвалидны караудан аерылмый. Парламентчылар фикеренчә, I группа инвалидны караучыларга инвалид балаларны караучыларга караганда бик күпкә аз түләнүе халыкта ризасызлык тудыра.


Фикер өстәү