Сугыш ветераннарына коммуналь хезмәтләргә түләтмәүне тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының закон проекты нигезендә, 2022 елның 1 июленнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тулысынча компенсацияләнергә тиеш.

ЛДПР фракциясе депутатлары Ярослав Нилов, Дмитрий Свищев, Алексей Диденко һәм Сергей Леонов Дәүләт Думасына закон проектын керткән. Анда агымдагы елның 1 июленнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына коммуналь хезмәтләргә түләүне тулысынча компенсацияләү күздә тотыла. Бу хакта Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, сугыш ветераннары елдан-ел кими бара. Закон проекты буенча коммуналь хезмәтләргә чыгымнар 100 процентка компенсацияләнергә тиеш. Әлегә ветераннарның мондый чыгымнары 50 процентка гына каплана.


Фикер өстәү