Бөек Ватан сугышы ветераннарына ел саен 75әр мең сум акча бирергә мөмкиннәр

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ел саен 75әр мең сум күләмендә акча бирүне билгеләү турында закон проектын керткәннәр. Аны Җиңү көненә бирү планлаштырыла. Бу җәһәттән тиешле закон проекты электрон базада пәйда булган.

“Закон проекты нигезендә, “Ветераннар турында” федераль законның 14, 15, 17, 18, 21 статьяларына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Үзгәрешләр ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә 75әр мең сум күләмендә айлык акчалата түләүне күздә тота”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Акчаны шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннарына, сугыш инвалидларына, шулай ук “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” һәм “Чолганыштагы Севастопольдә яшәүчегә” билгеләре белән бүләкләнгән затларга да түләү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү