Тикшергәннәр дә тикшерелә: «Корал турында» федераль законга үзгәрешләр кертелде

Булганын да алырга мөмкиннәр, ә хәмер кулланганлыкны медицина тикшерүеннән баш тартучыларга бөтенләй бирмәячәкләр. «Корал турында» федераль законындагы яңалыкларның берничәсе генә әле бу. Законга үзгәрешләр кертү турындагы документны Россия Президенты Владимир Путин узган елның 29 декабрендә имзалады.

«Корал турында» федераль закон әледән-әле үзгәреп тора. Хәер, моның өчен сәбәпләр дә җитәрлек. Ерак барасы юк: 5 гыйнвар кичендә Җәлил бистәсендә яшәүче бер ир-ат саксызлык белән танышын атып үтергән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан 37 яшьлек ир-атка карата «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге ир-ат 30 яшьлек танышы белән Сарман районында куян һәм кыр кәҗәсенә законсыз ауга чыккан. Коралга лицензияләре дә булмаган, ИЖ-27 ау мылтыгын да кемнәндер алып кына торганнар. Ирләр, кыр кәҗәсен аткач, кар чанасына утырып, яраланган хайван янына барган. Шуннан соң 37 яшьлек ир хайванга тагын бер тапкыр атмакчы булган, әмма пуля ялгыш алда утырган танышының баш артына тигән. Ул шундук җан биргән. Атучы үз гаебен таныган, билгеле. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эше алып барыла.

Закондагы үзгәрешләр нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, тәүге тапкыр корал алырга җыенучылар беренчел тикшерү узарга тиеш булачак. Моңарчы тикшерми генә биргәннәрмени, дияргә ашыкмагыз: бу юлы нәтиҗәне, сәламәтме-юкмы, дип кенә түгел, ә башкаларның хокук һәм ирекләрен бозу, шулай ук дәүләт һәм җәмгыять иминлегенә куркыныч тудыру ихтималын да исәпкә алып ясаячаклар. Закон текстында әйтелгәнчә, бу тикшерүне эчке эшләр органнары яки ФСБ хезмәткәрләре (оператив-эзләү органнары да җәлеп ителергә мөмкин) уздырачак. Тикшерүне узмаган, ягъни корал бирү куркыныч, дип табылган очракта, лицензия бирелмәячәк. Әмма бу тыюның гамәлдә булу вакыты ике ел гына. Әлеге вакыт үтү белән, тикшерүне яңадан узып карарга мөмкин булачак. Искәрмәләр дә бар: хәрби хезмәткәрләргә һәм илдәге аз санлы халык вәкилләренә бу тикшерүне узу мәҗбүри түгел.

Тагын шунысы мөһим: коралга лицензиясе булган кешеләрне дә шушы рәвешле тикшерергә мөмкиннәр. Нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек булмаса, ул кешедән лицензия алыначак.

Икенчедән, тагын берничә категориягә керүчеләргә корал сатып алу өчен лицензия бирелмәячәк. Болар:

– җинаять эше фигурантлары – шикләнелүчеләр яки аңлы рәвештә җинаять кылуда гаепләнүчеләр;

– суд тарафыннан билгеле бер нигезләр буенча (җәзасын үтәмәгән килеш тә акланган яки җәза бирү срогы узган очракта) аңлы рәвештә кылынган җинаять җаваплылыгыннан азат ителгәннәр;

– хәмер кулланганлыкны медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылучылар.

Өченчедән, мобилизацияләнүчеләр һәм үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләрендә булган коралларын Росгвардия яки эчке эшләр органнарына яңа закон нигезендә бушлай саклауга тапшыра алачак.

Дүртенчедән, яңа документта Мәскәү метрополитенына ведомство сагы булдыру да рөхсәт ителә. Һәм закон аның хезмәткәрләренә пилотсыз очкычлар белән көрәш вәкаләтләрен дә бирә.

Әлеге федераль закон рәсми рәвештә 10 гыйнварда басылган. Үз көченә ул 90 көн узганнан соң керәчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү