Дәүләт хезмәтләре порталында баланы яшәү урыны буенча теркәү мөмкинлеге барлыкка килгән

Таныклык турыдан-туры шәхси кабинетка җибәреләчәк.

Дәүләт хезмәтләре порталында баланы яшәү урыны буенча теркәү функциясе барлыкка килгән. 6 мең гаилә шундый мөмкинлектән файдаланган инде. Бу хакта “РИА Новости” Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы рәсми сайтындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә.

Ведомствода сөйләп үтелгәнчә, моңа кадәр фәкать күп функцияле үзәктә, паспорт өстәле яки Эчке эшләр министрлыгында гына балага прописка рәсмиләштереп булган. Хәзер теркәүгә алу турында таныклык турыдан-туры шәхси кабинетка җибәреләчәк. Кирәк булганда, документны бастырып алырга һәм тиешле урыннарда күрсәтергә, шулай ук башка хезмәтләр алуда файдаланырга мөмкин булачак. Ведомствода аныклап үтелгәнчә, ир белән хатын берничә фатирга ия булган очракта, баланы әтисе яки әнисенең яшәү урыны буенча гына рәсмиләштерергә мөмкин. Гаризаны да шул әтисе яки әнисе җибәрергә тиеш.

Гариза рәсмиләштерү өчен баланың әтисе һәм әнисенең паспортлары, шулай ук бала туу турында таныклык яки ЗАГС реквизитлары таләп ителәчәк. Документлар тапшырганнан соң Эчке эшләр министрлыгы гаризаны 6 эш көнендә карап, шуннан соң теркәү таныклыгын электрон рәвештә шәхси кабинетка җибәрәчәк. Таныклыкны Эчке эшләр министрлыгында кәгазьдә дә алырга мөмкин.


Фикер өстәү