Паспорт урынына Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга рөхсәт итәчәкләр

Кешенең порталдагы профиле кәгазь паспортны алыштырырга мөмкин.
Россиядә паспортның төп нөсхәсе урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы кушымтадан файдаланырга рөхсәт итмәкчеләр. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы цифрлы паспорт турында указ проекты әзерләгән дә инде. Бу хакта ТАСС яза.

Проект нигезендә, кәгазь паспорт урынына Дәүләт хезмәтләре порталындагы кушымтадан файдаланып булачак. Әйтик, поездга утырганда, кибеттән мөһим әйбер сатып алганда, Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә. Россия Хөкүмәте мондый очракларның тулы исемлеген төзиячәк.
Моннан тыш Хөкүмәткә мобиль кушымтадан файдалану нигезендә тапшырылучы мәгълүматларның составын һәм аларны эшкәртү тәртибен раслау бурычы йөкләнгән.


Фикер өстәү