Путин смартфонда цифрлы паспорттан файдалану буенча экспериментны хуплаган

Аны Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары министры тәкъдим иткән.

Президент Владимир Путин Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының смартфонга кәгазь паспортны алыштырырдай цифрлы паспорт кертү буенча эксперимент үткәрү тәкъдимен хуплаган. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары министры Мәксут Шадаев Владимир Путинга цифрлы “права”, ОМС полислары һәм җанатар карталары алу мөмкинлеге бирердәй цифрлы сервисларны үстерү турында сөйләгән.

Министр әйтүенчә, хәзерге вакытта смартфонны паспорт урынына куллану мөмкинлеге бирердәй технология эшләнелә. Шуңа күрә Шадаев Президенттан 1 майга кадәр моны законлаштырырдай указ чыгаруны сораган.

— Яхшы. Никадәр тизрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Мондый цифрлы сервисларга ихтыяҗ гадәттән тыш зур. Аларны гамәлгә кертүне генә тизләтергә кирәк, – дип белдергән Президент.


Фикер өстәү