Телефон суга төшсә яки юешләнсә, нишләргә? “Роскачество” белгече киңәшләре

Смартфон суга төшсә, аны сүтеп, әйбәтләп киптерергә кирәк. Тик, суы кипсә дә, металл өлешләрендә юшкыны калырга мөмкин. Шуңа күрә тизрәк сервис үзәгенә бару шарт. Әгәр дә инде тиз генә үзәккә барып кайту мөмкинлеге булмаса, белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә.

1. Смартфонны җәһәт кенә судан алып, коры чүпрәк белән яхшылап сөртергә.
2. Кабызылган булса, сүндерергә.
3. Арткы панелен салдырып, аккумуляторын алырга.
4. SIM-картасын һәм хәтер картасын тартып чыгарырга.
5. Зарядка “оя”ларына, шундыйрак башка урыннарына кереп калган суны чыгару өчен смартфонны саклык белән генә селкергә.
6. Сервис үзәгенә бару мөмкинлеге булмаса, смартфонны 48 сәгатькә коры урынга куярга.
7. Шуннан соң гына кабызырга.
8.Эшли башласа, барлык мәгълүматларның күчермәсен булдырырга.
9. Эчке детальләренең төзек булуына инану өчен сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә.
Заманча смартфоннарның күпчелеге судан “курыкмый”. Аларга кыска гына вакыт эчендә су “коену” бернинди дә зыян китерми.

Ләкин, әйтик, смартфонны корылату өчен коры дөгедән файдалану кебек халык ысуллары нәтиҗәсез булып чыгарга мөмкин.

“Роскачество” белгече киңәш иткәнчә, суга төшкән яки юешләнгән телефонны һич тә зарядкага куярга ярамый. Шул ук вакытта диңгез суының, тозлы булуы сәбәпле, электрониканы бигрәк тә тиз сафтан чыгара алуын истә тотарга кирәк.


Фикер өстәү